ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 61 млрд сумнан артык булды һәм еллык планның 12,4% тәшкил итте. Бүген әлеге мәгълүматны ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә җиткерде.

2024 елның 1 мартына Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил итте. Шулардан республика бюджетына – 58,6 млрд.сум, җирле бюджетларга – 10,6 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген 2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров тарафыннан расланган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең 2024 елга һөнәри үсеш календарь планы нигезендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Бюджет системасы һәм бюджет процессы” квалификация күтәрү программасы башланып китте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 13 февраленнән 315-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, лимфоид, кан барлыкка китерүче һәм аларга тиңдәш тукымаларның яман шешләре, склероз, гемолитик-уремик синдром, системалы башлангычлы яшүсмерләр артриты, I, II һәм VI типтагы мукополисахаридоз, билгесез апластик анемия, II (фибриноген), VII (лабиль), X (Стюарт-Прауэр) факторларының нәселдән килгән дефициты, шулай ук органнар һәм (яки) тукымалар трансплантациясеннән соң авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән дару препаратлары белән тәэмин итүгә бәйле оештыру чараларына чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бүлеп биреләчәк, федераль бюджет акчалары хисабына барлыгы – 8 549,8 мең сум.

РФ төбәкләре 2023 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча 664 чара күргән, дип хәбәр итте Монополиягә каршы федераль хезмәт.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган “Мәдәният” илкүләм проекты төбәк музейлары челтәрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә.


22
март, 2024 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының максатларына ирешү барышында балаларның сәнгать өлкәсендә белем алуына ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барыла. Әлеге максатларга “2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында 2024 елга 127 873,0 мең сум каралган, шул исәптән:

Татарстан Республикасында ишетү һәм күрү буенча инвалидларның актив тормыш позициясен саклауга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле чараларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм каралган.

2024 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елда Россия Федерациясе субъектының берләштерелгән бюджеты һәм бюджеттан тыш территориаль дәүләт фондлары бюджетлары үтәлеше турында Федераль казначылыкка бюджет хисабы төзелде һәм тапшырылды.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында федераль бюджеттан субсидия хисабына муниципаль гомуми кулланышта булган китапханәләрнең һәм дәүләт үзәк китапханәләренең китап фондларын тулыландыру гамәлгә ашырыла. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында әлеге максатларга түбәндәге күләмдә акчалар каралган:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International