Бөтендөнья банкы Россиянең тулаем эчке продукты үсеше буенча фаразын яхшыртты

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Бөтендөнья банкы Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын 2018 елда 1,4%тан 1,7% кадәр, шулай ук 2019 елда 1,4%тан 1,8% кадәр яхшыртты. Моңа үткән елның икенче яртысында нефтькә бәяләрнең шактый үсүе шарт булды. Бу хакта Global Economic Prospects (GEP) банкы фаразы хәбәр итә.

Моннан тыш, оешма 2017 елда Россия икътисады үсеше буенча фаразын 1,7% кадәр яхшыртты (үткән елның июнендә ул 1,3% көтелгән иде). 2020 елга фаразны ББ үзгәрешсез калдырды – 1,8% дәрәҗәсендә.

Бөтендөнья банкы икътисадчысы Франческа Онсорг аңлатуынча, Россия икътисады үткән елда нефтькә бәянең артуыннан, шулай ук дөнья икътисадындагы хәлнең уңай булуыннан файда алган.

“Чималга бәяләрнең үсүе Россиягә өстенлек бирә. Аерым алганда, үткән елның ахырында нефтькә бәяләрнең артуы Россия икътисады күрсәткечләренә шактый уңай тәэсир итте. Моннан тыш, дөнья икътисадының хәзерге халәте (сәүдә һәм инвестицияләр үсеше) аңа уңай йогынты ясый”, -   дип искәртте Онсорг.

Бөтендөнья банкы бәяләвенчә, 2018 елда нефтькә бәя баррель өчен 58 доллар, 2019 елда баррель өчен 59 доллар тәшкил итәчәк. Банкның алдагы фаразларына караганда бу бераз күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International