РФ Финанс министрлыгы Илкүләм иминлек фондының 2018 елда тулыландырылуын фаразлады

11.01.2018

Илкүләм иминлек фондын агымдагы елда өстәмә тулыландыру нефтькә хәзерге бәяләр сакланган очракта мөмкин. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

2018 елда Илкүләм иминлек фондын тулыландыруга 841,8 млрд. сум күләмендә резервлар юнәлтеләчәге инде мәгълүм. Алар нефть-газ керемнәре исәбенә эчке базарда валютаны сатып алуны күздә тота торган бюджет кагыйдәсенең күчемле нигезләмәләре нигезендә формалаштырылган дип аңлатты Силуанов.

Шул ук вакытта резервларның гомуми күләме 4,59 трлн. сумнан артып китә, бу тулаем эчке продуктның 5 процентына тиң дип өстәде Финанс министрлыгы башлыгы.

Бу елның 1 гыйнварыннан РФ Резерв фонды гамәлдән чыгарылды. Ул Илкүләм иминлек фонды белән берләштерелде. Бюджет кодексының яңа нормалары буенча бюджетның өстәмә нефть-газ керемнәре Илкүләм иминлек фондына юнәлтеләчәк.


"Татар-Информ" МА. "ТАСС" материаллары файдаланылды.



Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования