ТР Финанс министрлыгында видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды

12 гыйнвар 2018 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования