РФ Финанс министрлыгы цифрлы активларны көйләү турында закон проектын урнаштырды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Финанс министрлыгы РФдә цифрлы активларны көйләү турында закон проектын урнаштырган. Биредә криптовалюта, токен, майнинг һәм ICOга (токеннарны беренчел урнаштыру процедурасы) билгеләмәләр бирелә. Министрлык сайтына куелган закон проектында мондый активларга салым салу турында нормалар әлегә юк.

“Россия Федерациясе территориясендә цифрлы финанс активлар законлы түләү ысулы булып санала алмый”, - дип язылган закон проектында.

Закон проекты токеннарның – цифрлы финанс активларның чыгару кагыйдәләрен билгели. Алар финанслауны җәлеп итү өчен юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан чыгарыла ала.

Документ буенча билгеле бер төрдәге токенның бары тик бер генә эмитенты була ала. Шул ук вакытта квалификациясез инвесторлар бер  (ICO)  чыгарылыш кысаларында илле мең сумннан дә артмаган бәягә токеннар сатып ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International