«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте. 

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.

Шулай ук 2017 ел йомгаклары буенча «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышын уздыру урыны һәм датасы билгеләнде. Гомуми җыелыш 2018 елның 22 июнендә Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.  

Очрашуда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International