Хөкүмәт дотацияле төбәкләрдә салым льготалары нәтиҗәлелеген бәялиячәк

2018 елның 6 марты, сишәмбе

РФ Хөкүмәте дотацияле төбәкләр эшмәкәрләргә тәкъдим иткән салым льготаларының нәтиҗәлелеген бәяләүгә методика әзерләде. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак сишәмбе көнне Калуга өлкәсендә булганда хәбәр итте.

“Хәзерге вакытка төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә тәкъдим ителгән салым льготалары нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы әзер. Ул дотацияләр алган төбәкләргә генә кагыла. Төбәкнең уңга сулга салым түләүдән азат итүе, ә федераль үзәкнең Калуга өлкәсе кебек башка территорияләр исәбенә салым льготлары тәкъдим итүе мантыйкка туры килми. Бу дотацияләр алган төбәкләр-реципиентларга гына кагыла, федераль бюджеттан ярдәм алмаган төбәкләр үзләренең теләкләре буенча теләсә нинди льготалар тәкъдим итә ала. Бу аларның сәяси сайлавы, тактикасы һәм инвестицияләр җәлеп итү стратегиясе”, - диде Козак.

Козак сүзләренчә, бу методика тулысынча 2019 елдан кулланыла башлаячак. “Инде 2019, ә 2018 елда методика тулысынча түгел, ләкин кырыс   кулланылачак, чөнки дотацияләр алган һәм нәтиҗәле булмаган салым льготаларын гамәлдән чыгару йөкләмәсен кабул иткән субъектлар йөкләмәләрен бәяләү өчен ул соң булдырылган”, - диде вице-премьер.

“Бу бурычны Финанс министрлыгы үткән ел куйды. Быел без бу методиканы әзерләдек һәм төбәк бюджетларының керемнәре һәм салым потенциалын бәяләгән вакытта аны кулланачакбыз”, - дип искәртте Козак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International