РФ Финанс министрлыгы: күчемле милекне алмаштыру турында тәкъдимнәр киләсе айларда әзер булачак

12 март 2018 ел., дүшәмбе

Күчемле милеккә салымны турыдан-туры булмаган салым салуга алмаштыру турында тәкъдимнәр киләсе айларда әзер булачак. Бу хакта дүшәмбе көн НТВ каналындагы "Поздняков" программасында РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

“Бу елдан башлап, бездә күчемле милеккә салымга мораторий гамәлдән чыкты. Мондый салым эшмәкәрлек өчен шактый мәшәкатьле. Аны калдырыргамы, әллә инде без аны эшмәкәрлек өчен җиңелрәк булган турыдан туры булмаган салым салуга алмаштыра алабызмы? Салым системасын көйләү буенча без шундый чишелеш ягында торабыз һәм бу тәкъдимнәр киләсе айларда әзерләнәчәк һәм хөкүмәткә тикшерүгә тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.

Министрның сүзләренчә, “гадирәк җыелган һәм эшмәкәрлек өчен җиңелрәк салымнарга басым ясау һәм эшмәкәрлек өчен чыгымлы һәм авыр булган салымнарны киметү күзлегеннән” салым системасын камилләштерергә кирәк. Бу икътисадны “аграк” итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм бюджет керемен арттырачак дип саный ул.

Шулай ук Силуанов фикеренчә, салымны исәпләү өчен күчемсез милекнең кадастр бәясен билгеләү методикасын якын киләчәктә үзгәртергә кирәк. “Без гражданнарыбызда булган милекнең тулы реестрына ия булырга тиеш. Кадастр бәяне билгеләү методикасын үзгәртергә кирәк. Бу якын киләчәктә эшләнеләчәк”, - диде министр.  

Март аенда РФ президенты  Владимир Путин күчемле милеккә салым гадел һәм хәлдән килерлек булырга, ә барлык кирәкле карарлар 2018 елның беренче яртысында кабул ителергә тиеш дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования