Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү турында киңәшмә узды

12 март 2018 ел., дүшәмбе

Быел Татарстан икътисадына федераль бюджеттан якынча 62 млрд. сум җәлеп итү планлаштыра. Бу мәгълүмат Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән традицион киңәшмәдә яңгырады, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Киңәшмә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында үтте. Очрашуда республика икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү һәм Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.

Республика парламенты башлыгының Россия Федераль җыенындагы Татарстан вәкилләре белән очрашуы традиционга әйләнде һәм квартал саен уздырыла. Дәүләт Думасының профиль комитетлары функцияләре нигезендә 17 эшче төркем булдырылган. Аларның һәрберсенең башында җитәкчеләгән депутат тора. Эшче төркемнәргә шулай ук республика министрлыклары һәм идарә тармаклары вәкилләре дә керә.

Бу эшнең төп максаты – инфраструктураны яңартуга, икътисад һәм социаль юнәлешләрдә дәүләт өчен өстенлекле үсешкә юнәлтелгән федераль акчаларны республикага җәлеп итү, Татарстанның барлык дәүләт һәм федераль максатчан программаларда катнашуын тәэмин итү.

Гомумән алганда, Дәүләт Советы Рәисе Татарстан икътисады үсеше темпларын “уңай” дип бәяләде. Тулаем төбәк продукты 2,12 трлн. сумга, сәнәгый җитештерү индексы – 101,8% ка бәяләнә. Үткән ел Татарстан 834 млрд. сум салым җыйган, шулардан 70% федераль бюджетка күчерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2017 елда республика икътисадына якынча 89 млрд. сум федераль акчалар җәлеп ителгән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 24% ка күбрәк.

2018 елда республика 62,9 млрд. сум күләмендә (расланган чик 61,9 млрд. сум тәшкил иткән) федераль акчалар алуга гаризалар биргән. Федераль бюджетның программ өлеше буенча акчалар 56,4 млрд. сум күләмендә белдерелгән, расланган чик 55,4 млрд. сум тәшкил иткән. Татарстан 21 дәүләт һәм 8 максатчан федераль программада катнаша.

Шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования