Үзәк Банк: РФдә еллык инфляция мартта 2,4% тәшкил итте

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Россиядә 2018 елның мартында еллык инфляция, алдан ясалган бәяләү буенча, 2,4% тәшкил итте, ә апрельдә ул кимиячәк. Бу хакта РФ Үзәк Банкының акча-кредит сәясәте департаменты башлыгы  Игорь Дмитриев хәбәр итте.

“Мартта аүвәлге еллык инфляция 2,4%, апрельдә без куллану бәяләре индексы кимер дип көтәбез”, - диде ул “Казначылык – 2018” банк форумы кулуарларында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International