Республиканың 2017 елгы бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты парламент комитеты тарафыннан хупланды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

15 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар Татарстанның 2017 елгы һәм агымдагы елның беренче кварталы бюджетлары үтәлешен тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

"2017 елда ТР бюджеты үтәлеше турында" закон проектын комитет әгъзалары игътибарына ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

Чыгыш ясаучы әйткәнчә, республика бюджетына 2017 елда 287,6 млрд сум акча кергән. Керемнең күпчелек өлеше нефть чыгаручы компанияләргә туры килә - алар бюджетның 61,6 процентын тутырганнар.

Физик затлар кереме хисабыннан алынган салым күләме 69,4 млрд сум тәшкил иткән - бу да планнан шактый артык.

Чыгымнар күләме 274 млрд сумга җиткән.                  

Татарстанның дәүләт бурычы үзгәрешсез калып килә - 2017 елда ул 93,3 млрд сумнан артмады.

2017 елда республиканың федераль бюджеттан алып торган бурычларын (барлыгы 84,9 млрд сум) түләү озак вакытка тулысынча кичектерелде.

Комитет Дәүләт Советына "2017 елга РТ бюджеты үтәлеше турында" ТР законы проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

2017 елның беренче кварталында ТР бюджетының һәм ММИТФ бюджетының үтәлеше турында мәгълүматлар белән Радик Гайзәтуллин һәм Алсу Мифтахова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International