Татарстанда 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән

2018 елның 11 мае, җомга

10 май көненә республикада 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 43,4 % тәшкил итә һәм узган елдагыга карата - 123 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International