Казан Марафоны-2018дә катнашу турында

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды.

Быел Казан Марафонында катнашу өчен 28 илдән 10 мең кеше заявка биргән: Россия, Әзәрбәйҗан, Бельгия, Беларусь, Германия, Испания, Франция, Израиль, Төркия, АКШ, Бөекбритания, Һиндстан һәм башка илләрдән.  

Массакүләм йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч-ТВ» спорт телеканалы генераль продюссеры Тина Канделаки, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

Акциягә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова һәм министрлыкның башка хезмәткәрләре кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International