Дмитрий Медведев РФ бюджетының нефть-газ булмаган керемнәре үсеше дәвам итәр дип исәпли

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Россия Хөкүмәте агымдагы елда РФ бюджетының нефть-газ булмаган керемнәре үсеше артуын дәвам итәр дип көтә. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының 2018 елга һәм планлы чорга федераль бюджетка үзгәрешләр проектын тикшерүгә багышланган утырышында хәбәр итте.

Медведев искәртүенчә, документ агымдагы елда гомуми бюджет керемнәре күләменең 1,8 трлн. сумнан артыграк үсешен күздә тота. “Бу өстәмә акчалар бюджетта чимал базарларында вазгыять яхшыруга гына карап барлыкка килми – гәрчә, чыннан да, бу фактор сизелерлек роль уйный. Ләкин, моннан тыш, үткән елдагы кебек (уйлаганнан тизрәк) нефть һәм газ экспортына бәйләнмәгән керемнәр үсә. Без ел дәвамында бу уңай тенденцияләр сакланыр дип исәплибез”, - диде премьер-министр.

Шул ук вакытта Министрлар Кабинеты башлыгы 2017 елда бюджет средстволарының тигезсез тотылуын билгеләде. Премьер искәртүенчә, “бюджетның касса үтәлеше – техник, ләкин әһәмиятле момент”. Аның сүзләренә караганда, гомумән 2017 елда федераль бюджет чыгымнары шактый югары дәрәҗәдә үтәлгән – төгәлләштерелгән бюджет росписенә карата 96,5%.

“Ләкин һәрвакыттагыча акчаларның шактый өлеше ел ахырына якынлашканда файдаланыла башлый – үткән елның дүртенче кварталында бюджет средстволарының өчтән бер өлеше диярлек тотылган. Аннан алдагы чор белән чагыштырганда, хәл яхшырды, ләкин ул әле, әлбәттә, идеаль түгел. Биредәге барлык министрларның игътибарларын моңа тагын бер кат юнәлтәсем килә”, - диде Медведев.

Хөкүмәт Рәисе билгеләвенчә, үткән елны “тотрыклы, балансланган бюджетка, дәүләт бурычының һәм бюджет дефицитының түбән дәрәҗәсенә” ия була торып тәмамлауга ирешеп булган. 2017 елда керемнәр  15 трлн. сумнан арткан (бу планнан 370 млрд. сумга артыграк), чыгымнар 16,5 трлн. сум тәшкил иткән. Федераль бюджет дефициты, шулай итеп, тулаем эчке продукт күләменнән 1,4% тәшкил иткән.  

Медведев сүзләренчә, “бюджет системасы, гомумән икътисад кебек, катлаулы тышкы икътисадый шартларга уңышлы яраклашты – бюджетның тышкы конъюнктурага бәйләнеше кимеде, керемнәрнең яртысыннан артыгы (якынча 60%) – ул нефть һәм газ белән бәйле булмаган акчалар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International