Дәүләт Думасы бюджет исәбенә средстволарны түләтү тәртибе турында закон проектын II укылышта кабул итте

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Дәүләт Думасы бюджет барышы һәм Бюджет кодексы белән бәйле суд актларын үтәү тәртибен регламентлаштырган, шулай ук төбәк бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү өчен РФ Хөкүмәтенең резерв фондын 2018 елда 32,98 млрд. сумга арттыру мөмкинлеген бирә торган закон проектын икенче укылышта кабул итте. Закон проектына инициатор РФ Хөкүмәте булды.

Закон проекты бюджет средстволарын баш бүлүче вәкаләтләрен (гаммәви-хокукый берәмлек казнасы исәбенә зыянны каплауга китергән гамәл кылган яисә гамьсезлек күрсәткән затлардан регресс тәртибендә акча средстволарын түләттерү турында эшләрдә мәнфәгатьләр вәкиле булу) ныгыта. Тиешле бюджет (төбәк, муниципаль яисә федераль) средстволарына түләттерү мөрәҗәгате турында суд актларын үтәү тәртибен казна учреждениесе бозган очракта, мондый учреждениеның шәхси счетындагы средстволарны тоту буенча операцияләр туктатылып (сүз салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар, шулай ук хезмәткә түләү буенча түләү документлары турында барганда) тормаячак.  

Икенче укылышка төзәтмәләр

Икенче укылышка документка төзәтмәләр кертелде. Алар буенча 2018 елда РФ Хөкүмәте резерв фонды бюджет ассигнованиеләре күләме 2018 елның 1 гыйнварына барлыкка килгән (РФ субъктларына бюджетара трансфертлар бирү өчен 32,98 млрд. сум күләмендә) федераль бюджет средстволары калдыкларын киметү исәбенә арттырыла ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International