РФ Финанс министрлыгы салым маневры Россиядә нефть продуктларына бәяләр үсүгә китермәс дип ышана

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрын гамәлгә кую нефть продуктларына бәяләр үсүгә китермәс кенә түгел, ә киресенчә махсус чаралар хәлне стабильләштерергә үк мөмкинлек бирер дип ышана. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов хәбәр итте.  

“Безнең фикер буенча без махсус демпфирлый торган өстәмәләр, төрле систем чаралар әзерләячәкбез. Алар боларга (нефть продуктларына бәяләргә) бәяләр үсүдән качарга һәм бәяләр арту куркынычы күзлегеннән бүгенгедән стабильрәк хәл тудырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде салым маневры нефть продуктларына бәяләрне арттырмасмы дигән сорауга җавап итеп  Сазанов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования