РФ Финанс министрлыгы Хөкүмәткә яңа инфраструктур фонд булдыру турында закон проекты кертте

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Финанс министрлыгы Хөкүмәткә инфраструктур инвестицияләр өчен яңа фонд булдыру турында закон проектын кертте. Бу хакта Федерация Советына финанс министры статс-секретаре Юрий Зубарев хәбәр итте.

“Бездә проект [хөкүмәткә] кертелде. Хөкүмәт мәйданында ул хәзер эшләнеп бетәчәк”, - диде Зубарев.

Фонд “Инфраструктура үсеше фонды” дип аталачак һәм эчке бурыч алулар  (шул исәптән халыктан) исәбенә тулыланачак дип планлаштырыла. “Фонд формалаштыру чыганаклары эчке бурыч алулар, шул исәптән халыктан бурыч алулар исәбенә планлаштырыла. Бу шулай ук эчке бурыч алулар, без монда аерма ясамыйбыз”, - дип аңлатты Зубарев.

Инфраструктура фонды вакытлыча 2024 елга кадәр булдырыла, фондның чик зурлыгы 3 трлн. сум дип хәбәр иткән иде финанс министры урынбасары Владимир Колычев ПХИФ-2018 кулуарларында. Аның сүзләренчә, 2017-2018 еллар белән чагыштырганда, 2019-2024 елларда бурыч алуларның дәрәҗәсе ел саен 100-200 млрд. сумга артачак. Фонд кешеләрнең яшәү сыйфатына йогынты ясый торган хәлиткеч проектларга исәпләнгән дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования