Антон Силуанов: өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) 20% кадәр арттыру елга бюджетка өстәмә 600 млрд сум китерәчәк

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) 18%тан 20% кадәр арттыру РФ бюджетына 2019 елдан башлап елга өстәмә якынча 600 млрд. сум китерәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры  Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

“Бу адым киләсе елдан башлап елга федераль бюджетның 600 млрд. сумнан артык өстәмә керемнәренә китерәчәк. Бу чаралар нефть-газ маневрын тәмамлаудан өстәмә керемнәр белән бергә агымдагы елның маеннан Президент указында билгеләнгән илкүләм үсеш максатларын финанслау өчен төп чыганаклар булачак”, - диде Силуанов.

Силуанов сүзләренчә, база салым параметрларын алты елга теркәү планлаштырыла: “Без салым системасының база параметрларын теркәргә һәм аларны киләсе алтыеллык чорда алмаштырмаска планлаштырабыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International