«Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы турында

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген Әлмәт шәһәрендә, "Нефтьче" мәдәният йортында «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышта Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, нефтьле район башлыклары, "Татнефть" ГАҖ белән хезмәттәшлек итүче компанияләре вәкилләре катнашты. 

Хисап нотыгы белән «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов чыгыш ясады. 

Бүген «Татнефть» ГАҖ акционерлары Директорлар советы тарафыннан кертелгән барлык тәкъдимнәрне дә хупладылар.      

Акционерлар җыелышыннан соң  ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп янәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International