РФ Финанс министрлыгы өч елда социаль өлкәгә чыгымнарны үстерергә планлаштыра

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы сәламәтлек саклауга, мәгарифкә һәм социаль сәясәткә федераль бюджеттан чыгымнарны (киләсе өч ел эчендә 500 миллиард сумга диярлек арттырып) шактый үстерергә планлаштыра. Бу хакта 2019-2021 елларга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре проектында җиткерелә.

Аннан алда РФ Президенты Владимир Путин мәгариф һәм сәламәтлек саклау, шәһәр мохите сыйфаты һәм инфраструктураның алга киткән үсешен тәэмин итү, аны яңа дәрәҗәгә чыгару өчен киләсе алты елда бу максатларга шактый өстәмә финанс ресурслар юнәлтү таләп ителүен искәрткән иде.

Моның өчен приоритетларны төгәл билгеләргә һәм дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырырга, эре проектларны финанслауга шәхси ресурсларны дәртлерәк җәлеп итәргә кирәк.

Документ нигезендә дәүләттә сәламәтлек саклауга федераль бюджет чыгымнары акрынлап үсә барачак, әгәр алар 2018 елда 479,7 миллиард сум тәшкил итсә, 2019 елда  459,5 миллиард сумга кадәр бераз төшкәннән соң алар 2020 елда 563,2 миллиард сумга һәм 2021 елда 572,5 миллиард сумга кадәр кисәк үсәчәк.

Мәгарифкә чыгымнар 2018 елда – 689,7 миллиард сум, 2019 елда — 716,4 миллиард сум, 2020 елда — 707,9 миллиард сум, 2021 елда — 726,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Социаль сәясәткә чыгымнар һәрдаим үсә барачак һәм 2018 елда 4,655 триллион сум, 2019 елда — 4,934 триллион сум, 2020 елда — 5,050 триллион сум, 2021 елда — 4,997 триллион сум тәшкил итәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International