ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин алкоголь продукция җитештерүчеләр белән киңәшмәләр уздырды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2018 елның 6 аенда Татарстан Республикасы бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2018 елның 3 кварталында өмет ителгән акцизлар күләме тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International