Нефть саммиты-2018дә катнашу турында

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогында, «Нептун» ял базасында Нефть саммиты-2018 ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быел пленар утырыш «Кеше капиталы – Татарстан Республикасы нефть –газ комплексының технологик алгарышы базисы» темасына багышлана.

Модераторы – «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов.

Пленар сессиядә Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, «Нефтеконсорциум» генераль директоры Фәнис Вәлиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин катнашты.

Нефть компанияләре җитәкчеләреннән гайре, саммитта катнашу өчен шулай ук республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, федераль ведомстволарның Татарстан Республикасы буенча идарәләре җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр башлыклары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең топ-менеджменты чакырылган.   

Махсус күргәзмәдә «Татнефть», РИТЭК, «Кварт», «Нефтех», ЭЛКАМ, ТатПромХолдинг, ТАПАРТ, «НПФ Пакер», Бөгелмә механика заводы, шулай ук Казан федераль университеты катнаша.  

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International