Дмитрий Медведев яңа бюджет циклының максатлары турында сөйләде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

РФнең яңа бюджет циклы Президентның май указлары нигезләмәләрен гамәлгә куюга юнәлтелгән булырга тиеш, ләкин макроикътисад тотрыклылыгын сакларга һәм гражданнар алдындагы социаль йөкләмәләрне дә үтәргә кирәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.

“Яңа бюджет циклында без иң элек Президентның май указында формалаштырылган илкүләм үсешнең төп максатларында тупланырга, моның өчен кирәкле бөтен чараларны карарга тиешбез, әлбәттә, бу вакытта бюджет сәясәте өчен традицион бурычлар турында да онытмаска кирәк – макроикътисад тотрыклылыгын тәэмин итү һәм социаль йөкләмәләрне үтәү”, - диде Медведев 2019-2021 елларга федераль бюджет чыгымнары турында киңәшмәдә.

Ул РФ бюджеты проекты Дәүләт Думасына 1 октябрьгә кадәр кертелергә тиеш дип искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International