ТР финанс министры Р.Р.Гайзатуллинның республиканың эре салым түләүчеләре белән очрашулары

2018 елның 10 августы, җомга

2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин «ТАИФ» компанияләр төркеме, машина төзелеше тармагы, алкоголь продукциясен һәм сыра җитештерүчеләр белән киңәшмәләр үткәрде.

Очрашу вакытында предприятиеләрнең бюджетка түләүләре һәм 2018 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары, 2018 елда көтелгән, шулай ук 2019-2021 елларга фаразлары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре каралды.

Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International