Россиядә нефтькә экспорт пошлинасы 1 октябрьдән $7,5га күтәреләчәк

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

РФдә нефтькә экспорт пошлинасы, Финанс министрлыгы исәп-хисаплары буенча, 2018 елның 1 октябреннән $7,5га күтәреләчәк һәм тонна өчен $137,5 тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен $130  тәшкил итә. Бу хакта Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.

Шул ук вакытта Urals нефтенә уртача бәя 2018 елның 15 августыннан 14 сентябренә кадәр мониторинг чорында баррель өчен $74,46 яисә тонна өчен $543,5 тәшкил иткән.

Югары үзле нефтькә пошлина тонна өчен $21,4тән $22,7 кадәр артачак. Ачык төстәге нефть продуктларына һәм майларына пошлина тонна өчен $39 урынына $41,2, коңгырт төстәгеләренә $130 урынына $137,5 тәшкил итәчәк. Товар бензины экспортына пошлина тонна өчен $39 урынына $41,2 кадәр күтәреләчәк.

Сыекландырылган газга пошлина $27,6 кадәр, сыекландырылган углеводород газның чиста фракцияләренә – тонна өчен $10,9 кадәр күтәреләчәк. Кокска пошлина тонна өчен $8,4тән $8,9 кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International