ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне” республика акциясендә катнашты

2018 елның 6 октябре, шимбә

2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең көзге этабында катнашты.  Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында үтте.

Питрәч районының Иске Шыгали авылы янындагы участокта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре ылыслы агачлар утыртуга үз өлешләрен керттеләр.

Утырту материалы һәм эш кораллары Татарстан Урман хуҗалыгыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International