Депутатлар Татарстан Республикасы бюджеты проектын тикшерделәр

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

10 октябрь көнне парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар киләсе елларга республика бюджеты проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

"2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына ТР бюджеты турында" закон проекты турында мәгълүмат белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова чыгыш ясадылар.

2019 елга социаль-икътисад үсеш фаразын Олег Пелевин тәкъдим итте.

Оксана Кисапова биргән мәгълүматтан билгеле булганча, 2019 елда бюджетның "Мәгариф" бүлегенә 68 млрд сум, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 7,9 млрд сум, ә массакүләм мәгълүмат чараларына 1,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Фикер алышулар нәтиҗәсендә Комитет бәяләмә кабул итте.

Утырышта шулай ук башка закон проектлары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International