Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышы турында

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов та катнашты.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 20-24 маенда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Россия) VII илкүләм чемпионатының финалы узачак. Бу чара кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге сынап каралачак, барлык функциональ юнәлешләр ярышлары буенча эш башкарылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2019 елның 22-27 августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.

Ярышлар программасына әзерлек һәм WorldSkills хәрәкәтен үстерү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.   

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International