Дмитрий Медведев: Россия икътисады үсеше әлегә югары түгел

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Гыйнвар-октябрь йомгаклары буенча Россия икътисады якынча 1,7%ка үсте, цифра зур түгел, ләкин үсеш дәвам итә һәм 2021 елда аны 3% дәрәҗәсенә чыгару максаты саклана. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.  

“Әлеге елның тугыз аенда үсеш темпы якынча 1,7% тәшкил итә. Без шушы сумманы исәпләгән идек тә. Әйе, ул зур түгел, ләкин шуңа да карамастан, үсеш дәвам итә һәм бу үсеш плюс-минус, мәсәлән, Европа илләрендә булганга туры килә”, - диде Медведев Россия телеканалларына интервьюсында.

Шуңа өстәп, алга таба үсәр өчен илгә башка үсеш темплары кирәк дип искәртте премьер. Бу максат РФ Президенты указында куелган һәм мондый үсеш темплары Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә билгеләнгән дип хәтерләде ул.  

“Без быел үсеш темплары мин әйткән кебек булганнан чыгып эш итәбез, ләкин 2020 елга без югарырак үсеш темпларына чыгарга омтылачакбыз, бу шулай каралган да – якынча 2%, ә 2021 елда – 3%, чөнки гомуми дөнья дәрәҗәсендәге үсеш темпларына омтылырга кирәк”, - дип өстәде Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International