Россиядә оешмаларның күчемле милкенә салым гамәлдән чыгарыла

2019 елның 1 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан оешмаларның күчемле милкенә салым гамәлдән чыгарыла. Салым кодексына тиешле төзәтмәләр үз көченә керде.

2018 елда кабул ителгән закон оешмалар мөлкәтенә салым буенча күчемле милекне салым салу объектыннан чыгара.

Оешмалар милкенә салым региональ булып санала. Аны гамәлдән чыгару турында сүзләр берничә ел дәвамында кузгалып торды. РФ финанс министры урынбасары Илья Трунин алга киткән салым системалы күпчелек илләр күчемле милекне салым салу объектына кертми дип искәрткән иде.

2015 елдан алып 2017 елга кадәр Россиядә аны алуга мораторий гамәлдә булды. 2018 елдан төбәкләр аны янәдән үз территорияләрендә кертү (салым салынган милекнең хакыннан 1,1% максималь чик ставка чикләүве белән) хокукын алды. Төбәкләрнең күпчелеге бу хокуктан файдаланды, бу исә бизнеска йөкләнешнең үсешенә китерде.

2019 елда салымны гамәлдән чыгарудан төбәкләрнең гомуми төшеп калган керемнәрен Финанс министрлыгы 181 млрд. сум дип бәяләде. Бу төшеп калган керемнәрнең компенсацияләренең бер өлешен төбәкләр дотацияләр рәвешендә инде 2018 елда алды. Төрле механизмныр аша калган югалтуларны компенсацияләү 2019 елга бюджетта салып калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International