Бөтендөнья банкы 2018 елда Россиядә инфляциянең дәрәҗәсе түбәнлеген һәм аның икътисадының үсешен билгеләп узды

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

Россия икътисадының үсеш темплары узган елны үсте, ә инфляция түбән булып кала бирде. Бу хакта Бөтендөнья банкы бастырган “Дөнья икътисадының перспективалары” гыйнвар нотыгында хәбәр ителә. Быел документка “Караңгыланган күк йөзе” исеме биргәннәр.

“Россиягә карата икътисадый санкцияләр кырыслануга карамастан, бу илдә инфляция чагыштырмача түбән һәм тотрыклы булып кала бирде, ә нефть табу күләмнәре үсте. Тотрыклы эчке икътисадый активлыкка бәйле Россия икътисады үсеше узган елны 1,6% кадәр тизләнде”, - диелгән нотыкта. Июнь нотыгында белгечләр 2018 елда (2017 елда кебек үк) Россия икътисады үсешен 1,5% дәрәҗәсендә фаразлаган иде.

Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, “2018 елда Россия һәм нефтьне чит илгә чыгаручы башка илләр икътисадлары нефтькә бәяләр арту фонында тотрыклы үсешен дәвам иткән.

Шуңа карамастан, нотык авторлары 2019 елда РФ икътисады үсешенең 1,5% кадәр акрынаюын (июнь мәгълүматлары белән чагыштырганда фараз 0,3%ка начарая) фаразлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International