ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Төп докладны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

Үз чиратында, ТР Премьер-министры Алексей Песошин төбәкнең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады.

2018 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2,4 трлн сум тәшкил итәчәк. Тулай төбәк продуктының үсеш темпы - 101%.

Төп капиталга инвестицияләр күләме 668 млрд 900 млн сум тәшкил итәчәк, бу узган елга караганда 31 млрд сумга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International