АКРА Россия икътисады үсеше 2019 елда 1,4% булыр дип исәпли

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Россия икътисады 2019 елда 1,4%ка үсәргә мөмкин, бу Икътисадый үсеш министрлыгы фаразыннан оптимистиграк, ләкин нефть базарында тышкы шоклар гамәлгә куелган очракта  үсеш темплары түбәнрәк тә булырга мөмкин. Бу хакта АКРА башлыгы Екатерина Трофимова Гайдар форумы кулуарларында җиткерде.

Трофимова сүзләренчә, 2019 елда Россия икътисадына көчле йогынтыны төрле тышкы факторлар ясыячак. “Бу елга безнең база фаразга без Россия дәүләт әҗәтен сатып алуга санкцияләр кертүнең югары мөмкинлеген һәм АКШ һәм Кытайның сәүдә сугышы дәвам итүен салып калдырабыз”, - дип искәртте ул.

“Шуңа да карамастан, мондый тискәре алшартлар белән дә безнең исәпләүләр буенча Россия икътисады үсеше темпы уңай булачак һәм еллык чагылышта якынча 1,4% тәшкил итәчәк. Бу аның потенциаль үсешенә якын. Ул хәзер 1,5% дәрәҗәсендә тора”, - дип дәвам итте ул.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт үсешенең 2018 елдагы 1,8%тан 1,3% кадәр акрынаюын фаразлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International