Икътисадый үсеш министрлыгы 2018 елда тулаем эчке продукт үсешенең рекорд темпларына аңлатма бирде

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

2018 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше темпларының тизләнешенә бер тапкыр була торган факторлар шарт булып тора һәм алар тотрыклы түгел. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының “Икътисад картинасы. 2019 елның гыйнвары” күзәтүендә әйтелә.

Дәүләт статистика федераль хезмәте 2018 елның йомгаклары буенча РФ тулаем эчке продукты үсешен 2,3% дип бәяләде. Бу Икътисадый үсеш министрылыгы һәм Үзәк Банкның фаразларыннан югарырак.

“Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2018 елда тулаем эчке продукт үсеше аннан алдагы елның 1,6%ннан 2,3% кадәр тизләнгән. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының оператив мәгълүматлары нигезендә тормышка ашырылган, шулай ук базар консенсус-фаразы бәяләүләреннән югарырак булды. Тулаем эчке продукт үсеше темплары тизләнешенә бер тапкыр була торган факторлар шарт булып тора һәм алар тотрыклы түгел”, - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International