РФ Финанс министрлыгы демпферны төзәтүдән бюджетның югалтуларын бәяләде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Финанс министрлыгы демпфирлый торган механизмны (нефтьне эшкәртү тармагы өчен компенсацияли торган механизм) төзәтүдән бюджетта төшеп калырга мөмкин керемнәр күләмнәрен яңадан тикшергән. Алар елга 60 млрд тан 200 млрд сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.

“Нефтькә бәяләр төрле булганда, төшеп калучы [керемнәр] диапазононы 60 млрд сумнан 200 млрд сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин”, - диде ул.

Аннан алда Финанс министрлыгы 110 млрд сумнан 200 млрд сумга кадәр диапазонны атаган иде.

Сазанов февральдә бюджет демпфирлый торган механизм буенча компанияләргә якынча 15 млрд сум компенсацияләде дип искәртте, ләкин мартта бу сан зуррак булачак (төгәл сумма 25 апрельдә билгеле булачак). Гыйнварда компанияләр, киресенчә, дәүләткә якынча 10 млрд сум түләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International