Дмитрий Медведев РФ икътисадының гамәлдәге финанс моделенә төзәтмәләр кертү кирәк түгел дип саный

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Россиянең икътисады үсешенең финанс моделенә төзәтмәләр кертү кирәкми, ул кайбер үсеш алган илләрнекеннән тотрыклырак. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең эше турында Дәүләт Думасында еллык хисабы вакытында җиткерде.

“Төрле илләрнең экспертлары, төрле рейтинг агентлыклары безнең илнең икътисады үсешенең финанс моделе тотрыклы диләр. Ул безгә еш кына үрнәк итеп куйган, үсеш алган кайбер дәүләтләрнең финанс моделеннән тотрыклырак, - диде ул. – Бу яктан мин бу модельгә җитди төзәтмәләр кертүне кирәк дип санамыйм, чөнки бу модель инфляциянең түбән тизлеген саклаган хәлдә, безгә алга таба үсәргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә, бу халыкның тормышын җиңеләйтә, кирәкле ныклык запасын булдыра”.   

“Безнең резервлар үсә, безнең өстәмә барлыкка килгән чараларны файдалану буенча мөмкинләр арта”, - дип өстәде премьер.

Премьер агымдагы кредит-акча сәясәтенең Россиядә идеаль булмавын таныды, ләкин ул санкцияләргә бирешмәскә һәм тотрыклы макроикътисадый конструкция булдырырга мөмкинлек биргән. “Ул [акча-кредит сәясәте] идеаль дип әйтергә теләмим, ләкин, ничек кенә булмасын, әлеге сәясәт иң авыр чорда бирешмәскә мөмкинлек бирде, - диде ул. – Безнең илгә барлык бу финанс санкцияләр өелгән чорда, капитал базарлары ябылга вакытта без эчке исән калу һәм үсеш алу бурычларын эчке ресурслар хисабына хәл итәргә мәҗбүр булдык”.

“Соңгы елларда без барыбер тотрыклы макроикътисадый конструкцияне булдыра алдык. Моны бүген барысы да таный”, - дип өстәде Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International