«Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.  

Көн тәртибендә - 2019 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше һәм май аена бюджетны раслау мәсьәләләре.

Утырышта 2018 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

2018 елда бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 486 млрд. сумлык салым түләнде, бу 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 166,1 млрд. сумга артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International