“Болгар сырасы” ААҖ белән киңәшмә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә эре сыра җитештерүчесе – “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды. Ул компаниянең акцизлар буенча булган недоимкасын каплавы мәсьәләсенә багышланды.

Чарада шулай ук җитештерү күрсәткечләре, 2019 елның 4 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнгән акцизлар һәм 2019 елның 1 яртыеллыгына һәм гомумән 2019 елга фаразланучы акцизлар күләме тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International