«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта компаниянең 2019 елның дүрт аенда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм июнь аена бюджеты расланды, 2019 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.

Моннан тыш, утырышта Директорлар советы әгъзаларына «Татнефть» акцияләренең тармакның башка әйдәүче компанияләре белән чагыштырганда инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген фонд базары аналитиклары тарафыннан бәяләүләр турында сөйләделәр.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International