Үзәк Банк бюджет кагыйдәсен үзгәртүне максатка ярашлы түгел дип саный

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

РФ Үзәк Банкы нефтькә бәяләргә карамый Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин иткән бюджет кагыйдәсен үзгәртүне максатка ярашлы түгел дип саный. Бу хакта Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.

“Бюджет кагыйдәсен үзгәртү максатка ярашлы түгел. Моңа кагыйдәнең булуы һәм аның чимал базары конъюнктурасына карамый эшләве генә дә сәбәп була ала. Шул ук вакытта ул Росссия икътисадына өстәмә көч бирә. Чимал бәяләре динамикасына карамый аның тотрыклы функцияләвенә шартлар тудыра”, - диде Нәбиуллина “Известия” газетасына интервьюсында.

Аның сүзләренчә, Үзәк Банк нефтькә бәяләргә фаразага консерватив якын килү ягында, чөнки регулятор булган югары бәяне озак сроклы чорга гарантияләнгән дип санарга мөмкинлек бирмәгән тенденцияләрне күрә.

“Шуңа күрә Үзәк Банк фаразларында без хәзергедән шактый түбән бәя салып калдырылган база сценариена карап эшлибез”, - дип өстәде Үзәк Банк башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International