Силуанов: Хөкүмәт 2019 елда РФ ТЭПның 1,3%ка үсеше буенча фаразын саклап кала

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте 2019 ел йомгаклары буенча Россиянең тулаем эчке продуктының 1,3%ка үсеше буенча фаразын саклап кала. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Хисап палатасының РФ тулаем эчке продуктының 1%тан да ким үсеше буенча фаразларына аңлатма биреп.

“Без иске бәяләүләрне саклап калабыз. Бездә беренче квартал йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның үсеш тизлеге якынча 0,5%. Ләкин без ел башындагы барлык үзгәрешләргә бәйле тулаем эчке продуктның түбәнрәк үсеш тизлеген көткән идек. Ел дәвамында илкүләм проектларны гамәлгә кую үсеш тизлегенә өстәмә өлеш кертәчәк һәм без үзебезнең фаразларны үзгәртмибез һәм фараздагыдан, ягъни 1,3% да ким үсеш өмет итмибез”, - диде беренче вице-премьер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International