Владимир Путин икътисадның үсеше тизлеген арттырырга әйдәде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин РФдәге икътисадый тенденцияләрдән риза, ләкин үсеш тизлеген арттыруны таләп итә.

“Россия икътисадый үсешнең уңай темпларын саклый, бу 13 квартал рәттән дәвам итә”, - диде дәүләт башлыгы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә. Ул гыйнвар-май өчен бәяләүләрне китерде. Алар буенча “тулаем эчке продукт 0,6% өстәгән, сәнәгый җитештерү 2,4%ка арткан”.

“Шуның белән бергә, тотрыклырак һәм, иң мөһиме, хәрәкәтчәнрәк үсешкә ирешергә кирәк”, - диде Путин һәм моның өчен “гомуми макроикътисадый тотрыклылыкка ярдәм күрсәтергә, дәүләт финансларының тотрыклылыгын сакларга, инфляцияне 4% максатчан билгеләнешләргә кайтарырга, эшсезлекнең алга таба кимүен тәэмин итәргә кирәк” дип искәртте.

“Өстәмә кыйммәткә салымны күтәрү мәҗбүри чарасы белән бәйле алдан ясалган фаразлар рас килә һәм зур булмаган күтәрелүдән соң инфляция төшә башлады”, - дип өстәде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук эшсезлек рекорд түбән дәрәҗәдә (4,5%) тора дип билгеләде. “Шуңа да карамастан, моны игътибарлап күзәтеп барырга һәм безнең эшкә кирәкле төзәтмәләр кертергә кирәк”, - диде Президент.

Путин сүзләренчә, иң мөһим стратегик бурыч – Россия икътисадының нәтиҗәлелеге үсеше. “Шул исәптән, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча илкүләм проект чараларын тиз гамәлгә куярга кирәк. Бу гражданнарның эш хаклары һәм керемнәре үсешенең билгели торган факторы, моңа без иң зур игътибарны бирергә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Президент киңәшмәдә катнашучыларга.

Ул кече һәм урта бизнес үсешенә яңа стимуллар булдырырга, эшлекле һәм инвестицияле климатны яхшыртырга кирәк дип өстәде. “Соңгы ике елда төп капиталга инвестицияләр 4%тан артык өстәлеп барды, ә агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча үсеш 0,5% тәшкил итте... Бәлки бу шактый яхшы үсештән соң билгеле бер төзәтмәләрдер, ләкин монда нәрсә булганын карарга кирәк”, - дип өстәде Президент. Аның карашынча, шулай ук “аерым игътибарны эшлекле инициативаларга бирергә кирәк”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International