В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.   

Утырышта Компаниянең 2019 елның беренче яртыеллыгындагы бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды, август аена бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар компаниянең тулаем социаль инвестицияләре турында мәгълүмат тыңладылар, шулай ук «Татнефть» хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аны үстерү планнары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Директорлар советы нефть чыгаруны үстерү перспективалары, «Разведка һәм нефть чыгару» бизнес-юнәлеше мөмкинлекләре һәм бурычлары турында мәгълүмат тыңлады.

Шулай ук Директорлар советында Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  

Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International