Дәүләт Думасы төбәкләрнең бюджетларының балансланганлыгын тәэмин итү өчен закон кабул итте

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм төбәк бюджетларының балансланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән законны кабул итте.

Документ трансфертларның, шулай ук бюджет кредитларының бүленеше тәртибен билгели һәм төбәкләрнең бюджетларының балансланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән дип аңлаткан иде элегрәк РФ премьер-министры Дмитрий Медведев. Аерым алганда, аның сүзләренчә, документ тарафыннан бюджетара трансфертның яңа формасы – “горизонталь” субсидия кертелә. Бу вакытта акчалар бер төбәк бюджетыннан икенче төбәк бюджетына турыдан-туры юнәлтелә ала. Мондый субсидияләрне бирү механизмы җирле дәрәҗәдә кулланылачак.

РФ субъектларының бюджет дефицитларының чик күләме проект тарафыннан федераль үзәкнең финанс ярдәменнән башка төбәкнең бюджеты керемнәренең еллык күләменең 15%нан 10% кадәр кыскара.

РФ субъектларның финанс органнары 15 ноябрьдән дә соңга калмый, дотацияле булган барлык муниципаль берәмлекләрнең (дотациялелек дәрәҗәсе 5% кына түгел) исемлеген расларга тиеш булачак.

Закон шулай ук 180 көннән дә артмаган срокка дәүләт бюджеттан тыш фондларга бюджет кредитларын бирүне рөхсәт итә. Шарт – алар агымдагы финанс елның соңгы көненнән дә калмый кайтарылырга тиеш.

Закон аны рәсми бастырып, 10 көн узганнан соң гамәлгә керергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International