Дәүләт Думасы төбәкләрнең әҗәт тотрыклылыгын бәяләү системасын камилләштергән

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең әҗәт тотрыклылыгын бәяләү системасын камилләштерү турында закон кабул итте.

РФ Финанс министрлыгы һәм төбәкләрнең финанс органнары төбәкләрнең һәм муниципалитетларның әҗәт тотрыклылыгы хәлен күрсәткечләрнең билгеләнгән исемлеге буенча бәялиячәк һәм куркыныч төркемнәре буенча классификациялиячәк: әҗәт тотрыклылыгының югары, уртача һәм түбән дәрәҗәсе белән заемчылар.

Куркыныч төркемнәре буенча төбәкләрнең классификациясе чагыштырма картинаны алырга, шулай ук контроль системасын сыгылмалырак итәргә мөмкинчелек бирәчәк дип аңлаткан иде РФ премьер-министры Дмитрий Медведев. Куркынычлары түбән булганнарга үзләренең бурычка алулар һәм гарантияләр программаларын югары торган хакимият дәрәҗәсе белән килештереп тормаска мөмкин булачак. Ә бурычларын киресенчә арттырганнарга үзләренең түли алу сәләтлелеген торгызу планын әзерләргә кирәк булачак, дип аңлаткан иде Министрлар Кабинеты башлыгы. Бу финанс тәртипне ныгытырга тиеш дип саный ул.

Закон, ул рәсми бастырылганнан соң, 10 көннән үз көченә керергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International