РФ Финанс министрлыгы дәүләт заказчыларын контракт бәясен нигезләргә мәҗбүриләргә тәкъдим итә

30 июль 2019 ел., сишәмбе

Россия Финанс министрлыгы заказчыларны 223-ФЗ буенча дәүләт сатып алуларын уздырганда контрактның максималь бәясен нигезләргә мәҗбүрили торган закон проектын эшләүгә керешкән.

Гамәлгә керүнең планлаштырылган срогы – 2020 елның 1 гыйнвары. Закон проектын әзерләү РФ Президенты указы белән расланган 2018-2020 елларга Коррупциягә каршы тору илкүләм планын үтәү кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования