Халыкара валюта фонды Россиянең 2019 елга тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1,2% дәрәҗәсендә калдырган

2019 елның 2 августы, җомга

Халыкара валюта фонды РФ 2019 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1,2% дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта Халыкара валюта фонды нотыгында хәбәр ителә.

Аннан алда июльдә фонд нефтькә бәяләрнең төшүе һәм өстәлгән кыйммәткә салым ставкасын 20% кадәр арттыруның шәхси куллануга йогынтысы шарты белән билгеләнгән беренче кварталның начар мәгълүматлары аркасында Россия икътисады буенча фаразын 1,4%тан 1,2% кадәр төшергән иде.

Халыкара валюта фонды фаразы буенча Россиянең 2020 елда тулаем эчке продукты үсеше 1,9%, 2021 елда һәм 2022 елда – 2%, 2023 елда- 1,9%, 2024 елда 1,8% тәшкил итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International