«Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 8 агустында Казан шәһәренә Вице-президент - «Moody's Investors Service» Филиалының баш аналитигы С.А.Исаков җитәкчелегендә «Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында очрашу узды. Визитның төп бурычы – кредит рейтингын күзәтеп бару кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.

Очрашу вакытында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, финанс-бюджет өлкәсе, инвестицияле сәясәте, республикада дәүләт милке, милек мөнәсәбәтләре белән идарә итү мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин 2018 елда һәм 2019 елның 1 яртыеллыгында бюджет үтәлеше йомгаклары, республиканың әҗәт сәясәте, 2019 елның ахырына кадәр һәм уртача сроклы чорга планнар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International