Орешкин өстәлгән бәягә салымны арттырудан нәтиҗәне 2019 ел тәмамланганнан соң бәяләргә мөмкин дип саный

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Өстәлгән бәягә салым күтәрүдән уңай нәтиҗә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында күренәчәк, беренче нәтиҗәләрне 2019 ел тәмамлангач ясарга мөмкин булачак, дип белдерде РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.

"Бюджет тарафыннан алынган өстәмә акчаларны илкүләм проектларны финанслауга юнәлдерергә карар кылынды. Шундый стратегияне сайладылар. Яңа хөкүмәт нәкъ менә шушы күрсәтмәне алды, гамәлгә ашырырга кирәк булган конкрет бурычлар белән президент указы чыкты. Дискуссияләр каты барды, ләкин карар кабул ителде, аны үтәргә кирәк... Өстәлгән бәягә салым турындагы сорауга әйләнеп кайтсак, аның артуыннан уңай нәтиҗә илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында барлыкка киләчәк. Без актив фазага керәбез генә, бөтен маневрга бәя бирергә иртәрәк, әйдәгез, 2019 ел тәмамланганны гына булса да көтик һәм шул вакытта беренче нәтиҗәләр ясарбыз", - диде Орешкин.

Хакимият өстәлгән бәягә салым ставкасын 2019 елның 1 гыйнварыннан 18% тан 20%ка кадәр арттырды. Россия Финанс министрлыгы исәпләп чыгарганча, бу новация бюджет керемнәрен елына 620 млрд сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәлгән бәягә салымның 18% ставкасы 2004 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International