Россия Банкы 2019 елда тулаем эчке продукт үсеше фаразын 0,8-1,3% ка кадәр киметте

2019 елның 6 сентябре, җомга

Россия Банкы 2019 елда Россия тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1-1,5% тан 0,8-1,3% ка кадәр түбәнәйтте, 2020-2021 елда Россия икътисады үсеш тизлеге шулай ук түбәнгә таба каралган. Бу хакта Үзәк Банк директорлар советы нәтиҗәләре буенча регулятор хәбәрендә әйтелә.

"Агымдагы ел башыннан күзәтелгән көчсез икътисадый активлыкны исәпкә алып, Россия Банкы 2019 елда тулаем эчке продукт үсешенең фаразын 1,0-1,5% тан 0,8-1,3% ка кадәр киметте. Дөнья икътисады үсешенең көтелгән акрынаюын исәпкә алып, 2020-2021 елларда Россия икътисадының үсеш темплары шулай ук түбәнгә таба яңадан каралды", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Үзәк Банкта 2022 елга Россия икътисадының 2-3% дәрәҗәсендә үсеше хөкүмәт чаралары комплексын, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда мөмкин, дип өстәделәр.

"Икътисадый үсешне 2022 елга 2-3% ка кадәр тизләтү структуралы чикләүләрне бетерү, шул исәптән илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча хөкүмәт чаралары комплексын гамәлгә кую барышында мөмкин", - диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта хәзерге вакытта Россия икътисадының үсеш тизлеге элеккечә Россия Банкының көтүләреннән түбән урнаша, дип билгеләп үттеләр Үзәк Банкта.

Шулай ук регулятор дәүләт чыгымнарын, инвестиция характерындагы чыгымнарны да кертеп, 2019 елның икенче яртысында икътисади үсешкә ярдәм күрсәтәчәген билгели.

"Беренче яртыеллыкта бюджет сәясәте икътисадый активлык динамикасына тоткарлый торган йогынты ясады. Бу өлешчә хөкүмәт тарафыннан планлаштырылган илкүләм проектларны тормышка ашыру көтелгәннән акрынрак бару белән бәйле", - дип өстәделәр Үзәк Банкта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International